Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Социаль хезмәт күрсәтүче оешманың тулы һәм кыскартылган исеме: «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе; «Изгелек» ИТҮ» ДАСХКУ.

Социаль хезмәт күрсәтүче юридик затның дәүләт теркәлүен үтү датасы: 04.12.1995 ел

Социаль хезмәт күрсәтүченең (юридик затлар өчен) оештыру-хокукый формасы: дәүләт автономияле учреждениесе

Учреждение инвалидларның социаль статусын торгызу максатында, инвалидларны комплекслы күппрофильле тернәкләндерү үткәрү, социаль-һөнәри эшчәнлеккә югалган сәләтләрен компенсацияләү өчен булдырылган.

Социаль хезмәтләр стационар һәм ярымстационар формада күрсәтелә.

Социаль хезмәттән файдаланучыларга, аларның шәхси ихтыяҗларын исәпкә алып, түбәндәге социаль хезмәтләр күрсәтелә:

1) көнкүрештә социаль хезмәттән файдаланучыларга аларның яшәешенә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән социаль-көнкүреш хезмәтләре;

2) социаль хезмәттән файдаланучыларга аларны карауны оештыру, сәламәтләндерү чаралары үткәрүгә булышлык итү, сәламәтлекләре торышында тайпылышларны ачыклау өчен системалы рәвештә күзәтеп тору юлы белән сәламәтлекләрен саклауга юнәлдерелгән социаль-медицина хезмәтләре;

3) социаль хезмәттән файдаланучыларның социаль мохиткә яраклашуы өчен аларның психологик торышын коррекцияләүгә, шул исәптән ышаныч телефоныннан аноним файдалануына психологик ярдәм күрсәтүне күздә тоткан социаль-психологик хезмәт;

4) социаль хезмәттән файдаланучыларның үз-үзләрен тотышындагы һәм шәхес үсешендәге тайпылышларны профилактикалауга, аларда позитив кызыксынулар (шул исәптән ял итү өлкәсендә) формалаштыруга, ялларын оештыру, гаиләдә балалар тәрбияләүдә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән социаль-педагогик хезмәтләр;

5) эшкә урнаштыруда һәм хезмәткә яраклашу белән бәйле башка проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән социаль-хезмәт хезмәтләре;

6) юридик хезмәтләр алуда (шул исәптән түләүсез), социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән социаль-хокукый хезмәтләр;

7) яшәү мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның, шул исәптән инвалид балаларның коммуникатив потенциалын арттыру максатларындагы хезмәтләр.

Барлык кызыксынган сораулар буенча Сез үзәкнең түбәндәге телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз:

8(8552) 46-60-27, 8(8552) 46-61-55

Социаль челтәрләрдә:

 https://vk.com/public196420711

Телеграм: https://t.me/tsriizgelek 


Социаль хезмәт күрсәтү формалары һәм социаль хезмәт төрләре буенча күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеге

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге» ДАСХКУ

Үзәкнең җиһазланышы

Эштә кулланыла торган алымнар һәм технологияләр

Эшләү тәҗрибәсе турында мәгълүмат

Учреждениене оештыру документлары

Үзәкнең структурасы

Үзәкнең тарихы

Еллык план

Социаль хезмәтләргә тарифлар

Үзәк турында нигезләмә

Җитәкчелек

Урнашкан урыны һәм бару схемасы

ТР Дәүләт хезмәтләре порталына ЕСИА аша керү буенча инструкция

АБИЛИМПИКС

ЯҢАЛЫКЛАР


Среда, 4 октября 2023, 09:51