Мы в социальных сетях

Описание:




                                                                                                                       Туңган күңелләрне җылытып,

Дөньяда игелек хакимлек итсен.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округы «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе Яр Чаллы шәһәре территориясендә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга, шулай ук яшәеш шартлары начарланган гаиләләргә һәм балигъ булмаган балаларга социаль хезмәт һәм социаль ярдәм күрсәтү эшчәнлеген гамәлгә ашыра.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү

Бүлекнең бурычлары:

Үз-үзләрен карый алу сәләтен өлешчә югалткан, мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмаган, яше буенча яки инвалидлыгы сәбәпле төп яшәү ихтыяҗларын үти алмаган өчен социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү:

1) социаль хезмәт алучыларның яшәешенә ярдәм итүгә юнәлтелгән социаль-көнкүреш хезмәтләре;

2) социаль хезмәт алучыларны карауны оештыру, сәламәтләндерү чаралары үткәрүдә булышлык күрсәтү, аларның сәламәтлек торышындагы тайпылышларын ачыклауны системалы күзәтү юлы белән сәламәтлекләрен саклауга юнәлтелгән социаль-медицина хезмәтләре;

3) юридик хезмәтләр алуда ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән социаль-хокукый хезмәтләр.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге

Бүлекнең бурычлары:

Гаиләгә һәм балаларга аларның законлы хокук һәм мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыруга, социаль һәм матди хәлләрен, шулай ук психологик халәтләрен яхшыртуга булышлык итү.

Социаль ярдәм түбәндәге гражданнарга күрсәтелә:

- баласы һәм балалары (шул исәптән опекада, попечительлектә булган) булуга бәйле рәвештә, социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче (ләр), шулай ук гаиләдә социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче бала тәрбияләүчеләр буларак социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган гражданнарга;

- гаиләләрендә эчке гаилә конфликтлары (шул исәптән наркотик һәм алкогольгә бәйлелек, азартлы уеннарга һәвәслек, психик тайпылышлар белән интегүчеләр), көчләүләр булу сәбәпле социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган гражданнарга;

- гаиләләрендә даими рәвештә башка кеше каравына мохтаҗ инвалид (инвалид бала) булу сәбәпле социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган гражданнарга;

- эш урыны һәм яшәү өчен түбәндәге хезмәтләрне гамәлгә ашыру чаралары булмау сәбәпле социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган гражданнарга:

1) социаль-медицина (сәламәт яшәү рәвеше булдыруга юнәлтелгән чаралар үткәрү) хезмәтләре;

2) социаль-психологик (консультация бирү, шул исәптән эчке гаилә мөнәсәбәте мәсьәләләре буенча) хезмәтләре;

3) социаль-педагогик (диагностика, педагогик коррекция) хезмәтләр;

4) социаль-эш (белем һәм профессия алуда ярдәм) хезмәтләре;

5) социаль-хокукый (документлар рәсмиләштерү, яңарту, консультацияләр) хезмәтләр;

6) ашыгыч социаль хезмәтләр (кайнар ризык ашату, өс, аяк киемнәре һәм башкалар белән тәэмин итү буенча бер тапкыр кичектергесез ярдәм);

7) коммуникатив потенциалны күтәрү максатындагы хезмәтләр (көнкүрештә һәм җәмәгать урыннарындагы тәртип күнекмәләренә өйрәтү);

8) медицина, психологик, педагогик, юридик, социаль хезмәтләргә кермәгән социаль ярдәм (социаль булышлык) бирүгә булышлык итү хезмәтләре.

Тулы исеме

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округы «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе

Кыскартылган исеме

ТР ХХЭ һәм СЯМ  «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округы «Ышаныч» ХКСХКҮ ДАСХКУ

Дәүләт теркәве датасы

19.06.1996 ел

Муниципаль берәмлек

Яр Чаллы шәһәре

Учреждениенең төре

1. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге

2. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге

Милек формасы

Дәүләт

Оештыру-хокукый формасы

Дәүләт автономияле учреждениесе


Учреждениенең адресы

423800 ТР Яр Чаллы шәһәре, М.Җәлил проспекты, 48 йорт

Элемтә телефоны

(8552) 71-39-09

Электрон адресы

Ktsson.Doveriye-chel@tatar.ru

Буш урыннар турында мәгълүмат

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге

Чират юк

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге

Чират юк

Үзәккә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга кирәкле социаль хезмәтләр гамәлдәге законнар нигезендә күрсәтелә.

Элемтә мәгълүматы:

«Ышаныч» ХКСХКҮ: Яр Чаллы шәһәре, М.Җәлил проспекты, 48 йорт (ГЭС 8/1). «Энергетик» мәдәният сарае» тукталышы 

Эш сәгатьләре: 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр 

тел. (8552) 71-39-09, 71-31-58 

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге: Яр Чаллы шәһәре, Сидоровка пос., А.Грин урамы, 9 йорт 

«Икмәк комбинаты» яки «Л.В. Васильев исемендәге көллият» тукталышы 

Эш сәгатьләре: 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр

тел. (8552) 70-66-43, 71-92-09, 70-75-95 

Электрон адресы: Ktsson.Doveriye-chel@tatar.ru


Хезмәт шартларын махсус бәяләү

Коррупциягә каршы тору

Балалар ышаныч телефоны, өйдәге көч кулланудан качкан яки авыр тормыш хәлендә калган балалы хатын-кызлар өчен кризис үзәкләре

«Өлкән гражданнарны һәм инвалидларны карау мәктәбе»

«Ышаныч» ХКСХКҮнең 2023 елга эш планы

Сораулар - җаваплар

2023 елда үткәрелгән чаралар

Учреждение турында

«Өлкән яшьтәге кеше өчен гаилә»

Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар

Хезмәтләр

Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары күрсәткән хезмәтләрнең сыйфаты турында гражданнардан сораштыру

Эшчәнлек турында мәгълүмат

Бәйсез бәяләү системасы

Безнең вакансияләр

Террорчылыкка каршы куркынычсызлык

Гражданнар өчен мәгълүмат

Көндезге бүлек

Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү

Дәүләт социаль ярдәме күрсәтү (социаль контракт)

Кире элемтә


Вторник, 11 апреля 2023, 14:32